«Яшьләрне хәрби хезмәткә хәзерләү һәм спорт-патриотлык Республика үзәге Татарстан Республикасы дәүләт автономияле учреждениесе» «ПАТРИОТ»

Кабул итү бүлмәсе

+7 (843) 570-31-53

Эшчәнлек

“Патриот” Үзәгенең төп мәсьәләләре булып түбәндәгеләр торалар:

  • Патриотлык юнәлешендә эшләүче оешмаларга, уку йортларына, иҗтимагый оешмаларга патриотик эшчәнлек алып баруда булышлык күрсәтү.
  • Федераль һәм республика патриотик тәрбия программасын чынга ашыруда турыдан-туры катнашу.
  • Хәрби-патриотлык үзәкләре, балалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре, яшүсмерләр клублары төзүгә һәм аларның эшчәнлекләренә булышлык итү.
  • Яшьләрне гражданлык, хәрби-патриотик тәрбия, физик үсеше буенча методик әсбаплар белән тәэмин итү.
  • Патриотик тәрбия бирү өлкәсендә төрле категорияле белгечләр әзерләүче даими эшләп торган курслар оештыру.
  • Үсмерләргә хәрби хезмәт турында башлангыч белем бирү, аларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау, хәрби-спорт лагерьлары эшчәнлеген оештыру.
  • Хәрби частьлар белән шефлык элемтәләрен ныгыту.
  • Патриотлык эшендә алдынгы тәҗрибәне гомумиләштерү, төрле массакүләм матбугат чаралары аша тарату, яшьләрдә әхлак, дәүләтне сакларга әзер торуны пропагандалау.
  • Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның исемнәрен, истәлекләрен мәңгеләштерү буенча эшләр алып бару.

Үзәк эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • Хәрби-патриотик тәрбия.
  • Төрле уку йортларында укучы гражданнарга илне саклау буенча башлангыч белемнәр бирү, аларны хәрби хезмәткә әзерләү.
  • Хәрби-барлау белгечлекләре буенча әзерлек.
  • Медик тикшеренүләр уздыру.
  • Гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү буенча төрле чаралар уздыру.

ОТЧЕТЫ